Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
РЕДАКЦИЯ ПОЧТАСЫННАН

«Зәңгәр» мәчеттә нурлы җәй

Онытылмас каникуллар турында безгә Рәйлә Яриәхмәтова язып җибәрде. Бу тарихны, һичшиксез укырга кирәк, дуслар! Ә фоторепортажны карасагыз, күңелле балачак мөхитенә үзегез дә кереп китәрсез.

Онытылмас каникуллар турында безгә Рәйлә Яриәхмәтова язып җибәрде. Бу тарихны, һичшиксез укырга кирәк, дуслар! Ә фоторепортажны карасагыз, күңелле балачак мөхитенә үзегез дә кереп китәрсез.

 

Йөрәкләрдә калган өч атналык тарих

Азнакайның «Зәңгәр» мәчете һәр ел саен каникул вакытында нәни мөселманнар өчен җәйге ял оештыруны күркәм бер традициягә әйләндерде. Балалар бу мохитне бик ярата! Быелгы җәйге ял оешканлык, программаның байлыгы һәм үзара мөнәсәбәтләрнең җылылыгы белән хәтта узган еллардан да нык аерылып торды.

Быелгы сменаның чын мәгънәсендә югары дәрәҗәдә узуын раслаучы һәм аны башка еллардан аерып торучы төп үзенчәлекләрен балалар һәм ата-аналар үзләре үк сөйләп бирделәр.

«Остазларыбызның балаларны каршы алу һәм озатудагы ихласлыгы гына ни тора! Балаларны көн саен иртән җылы кочаклап, якты йөз белән каршы алу һәм кичләрен дөрес ният белән озату үзе үк зур тәрбия. Бу гадәт лагерьның беренче көненнән үк балаларда мәчеткә карата чиксез мәхәббәт уятты», – дип уртаклаша Зилә ханым.

 

Йөрәкләргә үтеп кергән вәгазьләр һәм иман дәресләре

Лагерьның һәр көне бик җентекләп оештырылды, рухи чисталык белән сугарылды. Иртәнге дәресләрдә һәм төшке намаздан соң мәчетебезнең имам-хатыйбы Нәфис хәзрәт Хәкимов балалар алдына чыгып, кадерле һәм үтемле вәгазьләрен җиткерде. Хәзрәтнең сүзләре һәр баланың күңеленә йомшак кына үтеп керде: ул аларны Аллаһны яратырга, Аның нигъмәтләренә шөкер итәргә өйрәтте. Сабыйлар Коръән уку серләренә төшенделәр, телләрен догага күнектерделәр. 

«Бу вәгазьләр балаларга бик кирәк. Алар баланың иман нигезен ныгыта, дөньяга карашын яхшылыкка һәм мәрхәмәткә юнәлтә, әлбәттә», – дип уртаклаша мәчет мөгаллимәсе Сиринә ханым.

Иҗат дөньясы һәм кул эшләре осталыгы

Мәчет каршындагы мәдрәсә дәресләрдән соң чын остаханәгә әйләнде. Малайлар һәм кызлар өчен аерым иҗат сәгатьләре оештырылды. Сабыйлар кулларына такта кисәкләре, буяулар һәм пумалалар алдылар.

«Без үз кулларыбыз белән сәгать ясарга өйрәндек. Сәгатькә чокып мондый гыйбрәтле җөмлә дә яздык: „Вакыт – ага, гомер – уза“. Бу хезмәт үз кулларыбыз белән ясаган әйбернең никадәр кадерле икәнен аңларга булышты», – дип сөенәләр балалар. Үзләренең менә шушы кабатланмас иҗат җимешләрен балалар өйләренә әти-әниләренә иң зур һәм иң бәяле бүләк итеп алып кайттылар.

 

Тормыш иминлеге һәм әхлак дәресләре

Мәчет балага дини белем генә түгел, ә тормышта кирәк булачак заманча тәрбия дә бирде. Лагерь кысаларында ЮХИДИ хезмәткәре Альмира ханым белән бик җанлы һәм кирәкле очрашу үткәрелде. Ул балаларга җәйге вакытта, бигрәк тә каникул чорларында юлларда үз-үзеңне ничек сакларга кирәклеге турында аңлатты, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде. Шул ук вакытта остазлар балалар белән иминлек инструктажларын тагын бер кат җентекләп карап чыктылар.

Стоматолог белән очрашу балаларга аеруча кызыклы булды: сәламәт тән беренче чиратта ризык сыйфатыннан һәм сәламәт тешләрдән башлана икәнлеген алар бик теләп тыңладылар.

Моннан тыш, лагерьда әхлак һәм табигатьне саклау темасына аерым игътибар бирелде: балаларга Аллаһ яраткан бу дөньяны кадерләргә – чәчәкләрне өзмәскә, агачларны сындырмаска һәм тирә-якка мәрхәмәтле булырга кирәклеге сеңдерелде.

Ә кече Сабантуй барлык егет-кызларны спорт уеннарына һәм кызыклы бәйгеләргә дәште. Ярышы-ярыша бүләкләр алу аларга бигрәкләр дә күңелле булды!

«Бу очрашулар һәм дәресләр балалар өчен бик әһәмиятле булды, алар биредә чын тормыш кагыйдәләрен өйрәнделәр», – дип үз фикере белән аерым уртаклашты Рәилә ханым.

 

Онытылмаслык мизгел: янгын сүндерүчеләр кунакта!

Лагерь тормышының иң дулкынландыргыч көннәренең берсе – мәчеткә күрсәтмә дәрес белән янгын сүндерү машиналарының килүе булгандыр. Коткаручылар балаларга үзләренең хезмәтләре турында сөйләп кенә калмадылар, техниканың ничек эшләвен турыдан-туры күрсәттеләр. Ә ишегалдында оештырылган махсус «су тамашасы» балаларны чын балачак бәхетенең югары ноктасына җиткерде. Сабыйлар янгын сүндерү шлангларыннан чәчрәгән су тамчылары астында рәхәтләнеп коендылар, сикерделәр һәм шаярыштылар. Бу мизгелдә яңгыраган көлүләр, шатлыклы авазлар «Зәңгәр» мәчет тарихында иң күңелле битләрнең берсе булып калачак.

«Янгын сүндерү машиналары килеп туктагач, без башта каушап калдык, ә аннары зур кызыксыну белән техниканы күзәттек. Шланглардан безнең өскә су чәчтергәч, шатлыктан кычкырып, сикердек, су астында рәхәтләнеп уйнадык! Мин бу көнне бервакытта да онытмаячакмын, мәчеттә безнең өчен чын могҗиза ясадылар!» – дип хисләре белән уртаклаша лагерьда ял итүче Илсаф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев