Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Яшь биюче Ләйлә Ибраһимова Азнакай данын еракларга таныта

Азнакайда иң сәләтле балалар яши дисәң, һич арттыру булмас. Әледән-әле төрле бәйгеләрдә яулаган җиңүләре моны ачык дәлилли. Гимназиянең 4 нче сыйныфында укучы Ләйлә Ибраһимованы да районыбызда гына түгел, республикада һәм тирә-як өлкәләрдә оста биюче буларак таный башладылар. Ул 3 яшеннән бирле Балалар иҗат үзәгендә Фәйрүзә Кадырмаева төркемендә хореография белән шөгыльләнә,...

Азнакайда иң сәләтле балалар яши дисәң, һич арттыру булмас.

Әледән-әле төрле бәйгеләрдә яулаган җиңүләре моны ачык дәлилли. Гимназиянең 4 нче сыйныфында укучы Ләйлә Ибраһимованы да районыбызда гына түгел, республикада һәм тирә-як өлкәләрдә оста биюче буларак таный башладылар.

Ул 3 яшеннән бирле Балалар иҗат үзәгендә Фәйрүзә Кадырмаева төркемендә хореография белән шөгыльләнә, бик күп конкурсларда, райондагы бәйрәм чараларында актив катнаша.

Әле менә күптән түгел Самара шәһәрендә узган "Бию иле" ("Страна танца") халыкара фестиваль-конкурсында беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән.

Октябрь азагында Казаннан "Исәнме, Россия!" ("Здравствуй, Россия!") халыкара бәйгедән дә өченче дәрәрәҗә лауреат булып кайткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшь биюче Ләйлә Ибраһимова Азнакай данын еракларга таныта