Яшь биюче Ләйлә Ибраһимова Азнакай данын еракларга таныта
Азнакайда иң сәләтле балалар яши дисәң, һич арттыру булмас.
Әледән-әле төрле бәйгеләрдә яулаган җиңүләре моны ачык дәлилли. Гимназиянең 4 нче сыйныфында укучы Ләйлә Ибраһимованы да районыбызда гына түгел, республикада һәм тирә-як өлкәләрдә оста биюче буларак таный башладылар.
Ул 3 яшеннән бирле Балалар иҗат үзәгендә Фәйрүзә Кадырмаева төркемендә хореография белән шөгыльләнә,...