Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

“Мирас” коллективы биюләре белән азнакайлыларны куандырды

Балалар иҗаты үзәгендә Фирүзә Кадырмаеваның иҗат кичәсе узды.

Елны шундый зур концерт белән тәмамлау Фирүзә Кадырмаева җитәкчелегендәге “Мирас” бию коллективы өчен матур бер традициягә әверелде.

Быел коллектив “Муха-Цокотуха” дигән тематик театральләштерелгән җырлы-биюле тамаша тәкъдим итте.

Үз эшенең чын остасы булган педагог Фирүзә Кадырмаева бу юлы да тамашачыларны таң калдырды: сәхнә бизәлеше, костюмнар, хореографик күренешләр, биюләр... һәммәсе югары дәрәҗәдә башкарылган иде.

– Ел дәвамында балалар белән Республика, Россиякүләм бәйгеләрдә катнашып, яңа үрләр яулыйбыз. Быел да җиңүләребез, уңышларыбыз күп булды. Биючеләр бүген әти-әниләр, педагоглар каршында үзләренең сәләтләрен күрсәтәләр, – ди Фирүзә Кадырмаева.

Концерт дәвамында сәхнәдә 100дән артык бала чыгыш ясады, төп рольне хореограф үзе башкарып, осталыгы, энергиясе белән тагын бер кат сокландырды.

ике сәгәгать барган тамаша бер тында үтеп, барысына да онытылмаслык матур тәэсирләр бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев