Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Мәнәвез авылында Әниләр көне күңелле үтте

Әниләр көне уңаеннан Мәнәвез авылында бик матур бәйрәм чарасы уздырдык.

Ул концерт номерларына, күңелле уеннарга бай булды. Шунда ук “Әниләргә җылы сүз” бәйгесе дә оештырылды. Халык һәрҗырчы, биючене, нәфис сүз остасын алкышларга күмде. 

Районыбызда башлангыч алган “Йон оекбашлар” проектына безнең авыл уңганнары да бердәм булып кушылды. Апаларыбыз бәйләгән оекбашларга һәрберсенең күңел җылысы да салынган. Аларның җитезлегенә күз дә иярми. Ин оста, җитез бәйләүче авылдашыбыз Румия Зәкиеваның оекбашларыннан күргәзмә дә оештырылды. Шундый изге эшкә алынган гүзәл затларга барыбыз да бик рәхмәтле калдык, үз игелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын! Очрашу мул табын артында чәй эчү белән тәмамланды. Авылдашыбыз Алина Галиуллина бик тәмле торт пешереп алып килгән иде. Әниләр бәйрәменә туры китереп, аның улы Айгиз армия сафларыннан ялга кайткан. Әнисе, якыннары белән бергә без дә бик сөендек бу хәбәргә, дип хәбәр итә Мәнәвез авылы клубы директоры Гөлназ Исламова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев