Азнакайның яшь талантлары “Сандугач сайрар илем” фестивалендә лауреат булдылар
МӘДӘНИЯТ

Азнакайның яшь талантлары “Сандугач сайрар илем” фестивалендә лауреат булдылар

Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары Әлмәттә узган XXIV төбәк “Сандугач сайрар илем” фестиваль-конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар.

“Хореография” номинациясендә “Лилия” бию коллективының урта төркеме – I дәрәҗә, кече төркеме I дәрәҗә лауреат (укытучылары Лилия Талипова), “Огоньки” коллективы III дәрәҗә лауреат булды (укытучылары Диана Шакирова).

“Рәсем сәнгате” номинациясендә Язилә Хөснуллина – II дәрәҗә, Луиза Садретдинова III дәрәҗә лауреат исемен алдылар (укытучылары Эвелина Мирсәетова). Эмилия Галимова дипломант булды, ә Камилә Хәлиуллина диплом белән бүләкләнде (укытучылары Альбина Хаҗиева).

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев