Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай укучылары Татарстан музейларына сәяхәт кылды

Азнакай Балалар иҗат үзәгенең туган төбәкне өйрәнү түгәрәкләренә йөрүче укучылар үзләренең җитәкчеләре белән берлектә "Татарстаның энҗе бөртекләре - 2017" акциясе кысаларында республикабызның тарихи-истәлекле урыннарында булып кайттылар. Үзенчәлекле круиз кайчандыр Чистай шәһәреннән башланды. Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләр өчен 1958 елда Нобель премиясенә лаек булган Борис Пастернак музеенда, "Өяз шәһәре музее" нда булдык....

Азнакай Балалар иҗат үзәгенең туган төбәкне өйрәнү түгәрәкләренә йөрүче укучылар үзләренең җитәкчеләре белән берлектә "Татарстаның энҗе бөртекләре - 2017" акциясе кысаларында республикабызның тарихи-истәлекле урыннарында булып кайттылар.

Үзенчәлекле круиз кайчандыр Чистай шәһәреннән башланды. Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләр өчен 1958 елда Нобель премиясенә лаек булган Борис Пастернак музеенда, "Өяз шәһәре музее" нда булдык. Чистай 19 нчы гасырда Казан губерниясенең иң зур сәүдәгәрләр шәһәре булган. Экспонатлар да аларның эшчәнлеген, көнкүрешен чагылдыра. Балаларны 1903 елда агачтан бер кадаксыз ясалган велосипед бик кызыксындырды.

Икенче маршрутыбыз кайчандыр Болгар дәүләтенең башкаласы булган Олуг Биләр шәһәре иде. Салкын җил исеп, яңгыр явып тору да куркытмады укучыларны. Борынгы Җәмигъ мәчете, күренекле шәһәр кешесенең торак йорты казылмаларын карадылар. Алексеевск районының Биләр шәһәре янында урнашкан археологик музейда да Биләр шәһәрчеге казылмалары вакытында табылган бик күп кыйммәтле һәм тарихи әхәмияткә ия булган әйберләр саклана.

Укучылар Изге чишмә суын да татып карадылар һәм 400 баскычтан торган Хуҗалар тавына да менделәр.

Аннан без Лаеш шәһәренең Г.Державин исемендәге туган як музеена юл алдык.

Икенче көнне башкалабыз Казанда сәяхәт кылдык. Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете янында фотога төшкәннән соң , Милли музейга кердек. Борынгы бабаларыбыз ничек яшәгән, аларның эш кораллары, бизәнү әйберләре - берсе дә балаларның игътибарыннан читтә калмады.

Азнакайга кайткач, әти-әниләренә дулкынлана-дулкынлана сөйләгәннәр, ахрысы, күп тә үтмәде алардан смс хәбәрләр килә башлады. Анда рәхмәт сүзләре белән бергә: "Кышкы каникулда да берәр җиргә алып бармыйсызмы?" - дип тә сораганнар иде.

Круизны оештыручы Светлана Галиева, Алина Латыйпова, Фирүзә Кашапова, Эльза Мифтаховага һәм хәвеф-хәтәрсез йөртеп алып кайтканы автобус шоферы Рөстәм Миңнуллинга балалар һәм әти-әниләр исеменнән җиткерәсе килә.

Наилә Шәяхмәтова,

мәгариф музее җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай укучылары Татарстан музейларына сәяхәт кылды