Аны ел саен “Буыннар хәтере” хәйрия фонды үткәрә.
Әлеге оешма сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына адреслы югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү буенча эшчәнлек алып бара.
“Әлеге акция кысаларында Азнакай шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә патриотик сәгать узды. Балаларга Бөек Ватан сугышында халкыбызның батырлыклары, солдат һәм офицерларны бүләкләгән орден һәм медальләр, “Кызыл канәфер” Бөтенроссия акциясе турында сөйләделәр, ата-аналар белән бергә анда актив катнашырга чакырдылар. “Кызыл канәфер” - ул илебез ветераннарына, бүгенге көндә исән һәм батырларча һәлак булучыларга рәхмәт символы”, - ди Мәдәни үзәк директоры Гүзәл Николаева.
Нет комментариев