Азнакай Сабан туе бизәкләргә бай булды
Азнакайда узган шәһәр Сабан туе быел да үзенә күп кунаклар җыйды.
Иртә белән үзәк мәйдан тирәли халык осталарының күргәзмә-ярминкәләре, сәүдә челтәрләре гөрләде.
Районыбызда гомер кичерүче төрле халык вәкилләре: татар, рус, чуваш, әрмән, азербәйҗан, төрек, үзбәк, казахлар үз утарларында район җитәкчеләрен һәм бәйрәм кунакларын милли киемнәрдә җыр-моң, милли сый-нигъмәтләр белән каршы алдылар.
Бәйрәм җирле үзешчәннребез тарафыннан әзерләнгән җырлы-биюле зур тамаша белән башланып китте.
Аннан мәйдан буйлап җигүле атларда алдынгы авыл хуҗалыклары вәкилләре үтте. Бәйрәм кунаклары аларның барысын да дәррәү алкышлар белән каршы алды.
Бәйрәм флагын “Сабан батыры” исеменә лаек булган – “Азнакай” агрофирмасы механизаторы Марсель Шәйхуллин күтәрде.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин милли бәйрәмебезне ачып, район халкының быел да бәйрәмгә авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелеш, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә күркәм уңышлар белән килүен билгеләп үтте һәм табыннарыбыз муллыгын тәэмин итүче игенчеләргә, терлекчеләргә, районыбыз үсеше өчен фидакарь хезмәт куючы барлык һөнәр ияләренә тирән рәхмәтен белдерде.
Бәйрәм кунаклары ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев һәм Санкт-Петербурның Кызыл Гвардия районы җитәкчесе урынбасары Виталий Ярославлев та Азнакай халкына изге теләкләрен җиткерделәр.
Тәбрикләүләрдән соң, алдынгыларны хөрмәтләү башланды. Быелгы язгы чәчү алдынгылар: “Азнакай” агрофирмасы”, “Союз-Агро” һәм “Марс” җәмгыятьләре җитәкчеләренә район башлыгы җиңел машиналар бүләк итте.
Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен «Таллы Бүләк» хуҗалыгы баш хисапчысы Рәмзия Мотыйгуллинага «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме бирелде.
Тымытык авылында яшәп, биш бала тәрбияләнүче Вероника Шакирҗанова «Аңа даны» медале белән бүләкләнде.
Соңыннан мәйданның һәр тарафында милли уеннарга старт бирелде. Быел аларга яңалары да өстәлгән иде. Көн суык дип тормады, халык зур кәлүшләр киеп йөгерүдә, сумо көрәшендә, чаңгы “узышында” бик теләп катнашты.
Билгеле, елдагыча, халыкны үзенә иң күп җыйган спорт ярышы – көрәш булды. Елның иң көчле көрәшчесе кем буласын барысы да зур кызыксыну белән көтте.
Ат чабышы узган мәйдан да үзенә йөзләгән бәйрәм кунагын җыйды.
Шәһәр Сабан туен якташларыбыз Гүзәлем һәм Салават Миңнехановларның, Ф.Гаскәров исемендәге Башкорт дәүләт бию ансамле, җирле үзешчәннәребез чыгышлары бизәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев