Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда тантаналы рәвештә әниләрне котладылар

Район-шәһәр Мәдәният сараенда Әниләр көненә багышланган тантаналы чара узды.

«Без бүген шәһәр һәм районыбызның барлык әниләрен котлыйбыз!  Һәр бала үз тормышында тәүге адымнарны әнисенә охшатып ясый. Ул җырларга, дөньяны танып белергә,яратырга, дуслашырга әнидән өйрәнә. Беренче башлангычы да – барысы да әни белән бәйле. Бик зур рәхмәт сезгә барсы өчен дә! Шәһәребез, илебез өчен яраклы, барыбыз да  горурланырлык, лаеклы кыз-уллар үстергәнегез өчен рәхмәт!» - дип, район башлыгы Марсель Шәйдуллин тантаналы чараны ачып, залда утыручы барлык әниләргә шундый изге теләкләр белән мөрәҗәгать итте.

Ул үз гаиләләрендә дүрт һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы әниләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, шулай ук, район рәсем һәм инша конкурсында җиңүче балаларны да бүләкләп китте.

"Миңа зур, ишле гаиләләрне күрү бик рәхәт, - ди Гүзәлия Галиева. - Мин ана булу белән бер рәттән  иҗтимагый, һөнәри эшчәнлекнедә бергә үреп алып барырга көчләре җиткән әниләргә ихлас сокланам. Мондый хатын-кызлар күбрәк булсын иде.”

Бәйрәм концертын район сәхнә осталары, балалар иҗат коллективы җырлары һәм биюләре бизәде.

Өстәвенә, хәзер Азнакай районында 760тан артык күп балалы гаилә яши, анда 3 һәм аннан күбрәк булган бала тәрбияләнә. Агымдагы ел башыннан районда 326дан артык бала туган. 92 хатын - кыз – беренче тапкыр әни булды, 121е -  икенче, 85 е– өченче, 28е-дүртенче һәм аннан да күбрәк баласын тапкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев