Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай халкы бер-берсенә булышып, кайгы-шатлыгын бүлешеп яши

Азнакай район-шәһәр Мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларга ярдәм йөзеннән “Күңелләр изгелектә” хәйрия марафоны узды.

Әлеге игелекле марафон Азнакай районында 12 нче елын уздырыла. Районда барлыгы 5 меңгә якын физик мөмкинлекләре чикле кеше яши, аларның 265е балалар.

Әлеге марафон районда матур традициягә әйләнде. Хәйрия фондына кергән акчалар авыру балаларны дәвалауга һәм катлаулы тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәмгә юнәлдерелә. Марафонда РФ Дәүләт Думасы депутаты Азат Ягъфәров, район башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Алмаз Фәритов, оешма-предприятие җитәкчеләре, депутатлар, эшмәкәрләр, волонтерлар, ветераннар... катнаштылар.
 

«Азнакай халкы ярдәмчел халык. Бу марафон районда 12 ел рәттән үткәрелә. Әмма көнендә генә түгел без физик мөмкинлекләре чиклеләргә һәрвакыт, көн саен ярдәм итәргә тиешбез һәм без мәрхәмәтле халкыбыз белән бергә шулай эшлибез дә.  Игелекле гамәлләребезне киләчәктә дә дәвам итәрбез», – диде Марсель Шәйдуллин  һәм  игелекле гамәлләрдә үз өлешен керткән һәммә кешегә олы рәхмәтен белдерде.  

Тулырак “Маяк” газетасында.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев