Азнакай Сабан Туенда Марат Галимов, Линара Батталова, Иркә һәм Равил Галиев чыгыш ясаячак
11 июньдә Азнакайда милли бәйрәмебез Сабан туе гөрли. Бәйрәмдә татар эстрадасы артистлары да чыгыш ясый.
Бәйрәм программасы билгеле:
10.00 сәгатьтә – театральләштерелгән тамаша. Сабантуйны тантаналы ачу.
11.00 сәгатьтә – милли бәйгеләр, спорт ярышлары: йөгерү, колга башына менү, капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк белән йөгерү, йомыркалы кашык кабып йөгерү, зур ботинкалар киеп йөгерү, авыш колгага менү, чүлмәк вату, ашлык салынган капчыклар ташу, балык тоту, катыктан акча эзләү, бүрәнә кисү, «төпсез капчык», зур чаңгыларда шуу, «сумо» көрәше, капчык сугышы, кәрзингә кабырчык ату, татар милли көрәше, гер күтәрү, кул көрәше.
9.00-14.00 сәгатьләрдә – милләтләр аланы, остаханәләр, күргәзмәләр эшли.
11.00-15.00 сәгатьләрдә – татар эстрадасы йолдызлары Марат Галимов һәм Линара Батталова, Ф.Гаскәров исемендәге Башкорт дәүләт бию ансамбле һәм районыбыз сәнгать осталары катнашында концерт.
11.00-14.00 сәгатьләрдә – балалар мәйданчыгында уеннар, ярышлар, концерт.
12.00 сәгатьтә – ат ярышлары.
18.00 сәгатьтә – “Юбилейный” стадионында Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының атказанган артисты Иркә, Татарстан Республикасының атказанган артисты Равил Галиев, районыбыз сәнгать осталары катнашында кичке күңел ачу программасы.
Сабантуй бәйрәме Актүбә бистәсендә һәм авылларда 10 июньдә үткәрелә.
Фото: социаль челтәрләр
Реклама 0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев