Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Актүбә бистәсендә дәүләт бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үттеләр

(Азнакай, "Маяк") Актүбә бистәсененең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Алып баручылар Нина Хвалеева һәм Елена Баландина залны ике командага бүлеп, викторина уздырдылар. Мәдәни чаралар оештыручы Гөлнара Абдрхаманова Россиия һәм Татарстан геральдикасы, геройларына багышланган слайдлар күрсәтте. Командалар сорауларга җавап биреп,...

(Азнакай, "Маяк") Актүбә бистәсененең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.

Алып баручылар Нина Хвалеева һәм Елена Баландина залны ике командага бүлеп, викторина уздырдылар. Мәдәни чаралар оештыручы Гөлнара Абдрхаманова Россиия һәм Татарстан геральдикасы, геройларына багышланган слайдлар күрсәтте.

Командалар сорауларга җавап биреп, илебез һәм республикабыз тарихы буенча белемнәрен күрсәттеләр. Иң активларга "Азнакайнефть" идарәсе ветеранар советының бүләкләре тапшырылды.

Кичәне «Сударушка» ансамбле һәм «Эксклюзив» дуэты җырлары белән бизәде.

Бу очрашу һәркемгә үзен бөек һәм көчле илебезнең бер өлеше итеп тоярга мөмкинлек бирде, горурлык хисләре уятты.

Нина Хвалеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбә бистәсендә дәүләт бәйрәмнәрен зурлап билгеләп үттеләр