Актүбә балалар сәнгать мәктәбе укучылары быелгы елны да зур уңышлар белән башладылар.
Түбән Кама шәһәрендә 5 февральдә узган “Татарстан энҗеләре” халыкара конкурсында Галия Абдуллинаның “фортепиано” классы укучылары Яна Кунакбаева өченче дәрәҗә лауреат, Диләрә Вәлеева дипломант булдылар. Ә 6 февральдә Казанда “Талант территориясе” республика конкурсында кече сыйныф укучылары Сөмбел Муллагалиева, Илфат Хәсәнов – икенче, Ульяна Сафина, Диләрә Вәлеева өченче дәрәҗә лауреат исемнәрен яуладылар.
Нет комментариев