Азнакайның 7 нче мәктәбен 37 укучы тәмамлый
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайның 7 нче мәктәбен 37 укучы тәмамлый

Бүген шәһәребезнең 7 нче мәктәбе дә үзенең 37 "кошчыгын" олы тормыш юлына очырды.

Әлеге мәктәп районыбызга иң күп уку алдынгыларын биргән белем учагы. Чыгарылыш сыйныф укучыларының 7се - медаль ияләре.
- Укучыларыбызга иң изге теләкләребезне юллап, аларның барлык уй-хыялларының тормышка ашуларын теләп калабыз, - диде тантаналы чараны ачып мәктәп директоры Лилия Галимова.
Укучыларны, аларның әти-әниләрен район башлыгы Марсель Шәйдуллин да котлады. 
-Кайда гына яшәсәгез дә, нинди генә дәрәҗәле урыннарда эшләсәгез дә, иң мөһиме, белем биргән укытучыларыгызны, сезнең өчен утка-суга керергә әзер булган әти-әниләрегезне онытмагыз. Хәерле ак юл сезгә, егетләр-кызлар! - диде җитәкче.


Нет комментариев