Азнакайда район яшьармиячеләре арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча муниципаль ярышлар узды.
Чараны Азнакайның 3нче мәктәбендә үткәрделәр. Турнир Ватан герое көнен бәйрәм итүгә багышланган иде.
-Мондый ярышлар булачак ватан сакчыларын хәрби хезмәткә әзерләргә, шулай ук яшьләрне патриотик рухта дөрес тәрбияләргә ярдәм итә, - ди 3нче мәктәп директоры Радик Исламов.
Нет комментариев