Азнакаево
  • Рус Тат
  • Теләкләрнең иң изгесе – Сезгә! 

    Кадерле КАШАПОВ Илшат Әнәс улын һәм апабыз Фирүзә Фирдәвес кызын 50 яшьлек юбилейлары белән котлыйбыз!

    Тымытык авылында яшәүче кадерле абыебыз КАШАПОВ Илшат Әнәс улын һәм апабыз Фирүзә Фирдәвес кызын 50 яшьлек юбилейлары белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын телибез. Гаилә тигезлеге, җан тынычлыгы, эшегездә зурдан-зур уңышлар, яхшы, күтәренке кәеф юлдаш булсын. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле, ихтирамлы, игътибарлы булып, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, мул тормышта яшәвегезне Ходай насыйп итсен.

    Пар канатлы бәхет нуры юлдаш булсын,

    Мәхәббәтегез мәңге сүнмәсен.

    Кояш кебек балкып яшәгез сез,

    Күңел гөлегез мәңге сүнмәсен.

    Булсын ул илле, тулсын ул илле,

    Бәхет бизәсен якты күңелегезне.

    Яшәү ялкыны сүнә белмәсен

    Җырлап каршы алыгыз тагын иллене!

    Иң изге теләкләр белән: сеңлегез Гүзәл һәм аның гаиләсе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: