Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Һәр яңа көн бәхет алып килсен!

Хөрмәтле Нәгыймов Наҗәт Мәсгут улын күркәм юбилее белән ихлас күңелдән тәбриклибез.

Исеменнән үк җылылык бөркелеп торган Әсәй авылында туып, зур һәм бай тормыш юлы үткәнсез. Казан химия-технология институтында инженер һөнәре алып, хезмәт юлыгызны шушы юнәлештә башлап җибәргәнсез, җитәкче урыннарда эшләп, республикабыз һәм районыбыз үсешенә лаеклы өлешегезне керткәнсез.

Кайда гына эшләсәгез дә, нинди генә урыннар биләсәгез дә, Сезне иң беренче чиратта кешелеклелек, ярдәмчеллек, игелеклелек кебек матур сыйфатлар аерып торды.

Район башлыгы урынбасары вазифасында да җирлегебез өчен мөһим бик күп мәсьәләләрне хәл итүдә катнаштыгыз. Районыбыз, аның авыллары тарихына багышланган дистәләгән китаплар чыгаруда башлап һәм оештырып йөрдегез.

Шушы кадәр мәшәкатьләр өстенә гыйльми эш белән шөгыльләнеп, техник фәннәр кандидаты булдыгыз.

Сезгә киләчәктә дә бары уңышлар, күтәренке кәеф, ныклы сәламәтлек юлдаш булсын. Һәр туар көн шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Гаиләгездә иминлек, тигезлек, балалар, оныклар куанычы телибез.

Иң изге теләкләр белән: “Маяк” газетасы редакциясе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев