Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Минем өчен якын булган туганым Гарипова Нәфисә Мәхмүт кызының 2 ноябрьдә олуг юбилее - 70 яшь тулган көне

​​​​​​​Хөрмәтле апам!

Сиңа шушы олы бәйрәмең уңаеннан чиксез ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер, бәхет-шатлыклар телибез.

Балаларың, оныкларың, туганнарың белән аларга куанып, шатланып, изгелекләрен, игелекләрен генә күреп, җан тынычлыгы белән Аллаһы Тәгалә биргән гомереңне тирән картлык көненә кадәр сәламәт булып узарга язсын.

 

Апа, көз аенда тугангамы икән

Йөрәгеңдә изгелек мул гына.

Көзге кырыс җилдәй таләпчән дә,

Әбиләр чуагыдай җылы да.

Картаймыйча яшә әле шулай,

Бирешмичә тормыш җиленә.

Балаларың, оныкларың шулай

Терәк булсын һәрчак иңеңә.

Котлы булсын синең юбилеең!

Телибез без сиңа бу көндә

Сәламәтлек, бәхет, зур шатлыклар,

Озын гомер, изгелек кенә.

 

Иң изге теләкләр белән: сеңлең Тәслия һәм балалар

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев