Азнакайда балалар юл йөрү кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәнә (ФОТО)
Район ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, ДОСААФ җитәкчелеге, 3 нче мәктәпнең яшь инспекторлары һәм 16 нчы “Әкият” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән берлектә, балаларда урамда һәм юлларда үз-үзләрен дөрес, ягъни куркынычсыз тотышын ныгыту буенча “Күренеп тор!” профилактикалау чарасы уздырды. Урамда алар җәяүлеләргә белешмәләр дә тараттылар.