Азнакаево
  • Рус Тат
  • Күркәм юбилеең котлы булсын!

    Җиңү бистәсендә яшәүче кадерле әниебез, әбиебез, туганыбыз Мусина Альбина Идият кызының 75 яшьлек юбилее!

    Кадерлебез! Барыбыз да сине чын күңелдән күркәм юбилеең белән тәбрик итәбез. Аллаһы Тәгалә сиңа исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы бирсен, туар таңнарың аяз һәм имин булсын. Җан җылыңны сүндермичә, балаларыңа, оныкларыңа, туганнарыңа яшәеш чыганагы булып балкып яшә.

     

    Без телибез сиңа зур бәхетләр,

    Күтәренке булсын күңелең.

    Матур яшә, картаюны белмә,

    Гел шатлыктан торсын гомерең.

     

    Изге теләкләр белән: балаларың, оныкларың, туганнарың

    Казан-Азнакай-Туймазы

    Фото: pixabay.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: