Юбилеең белән!
КОТЛАУЛАР

Юбилеең белән!

Тымытык авылында туып-үскән, бүгенгесе көндә Азнакайда яшәүче безнең өчен кадерле булган Закиров Наил Варис улының 27 февральдә күркәм юбилее – аңа 75 яшь!

Кадерлебез, сине ихлас, иң изге теләкләребез аша бәйрәмең белән котлыйбыз! Киң күңелле, сабыр холкың, олы йөрәкле булуың, кайгыртучанлыгың өчен зур рәхмәтләребезне әйтәбез.

 Кадерлебез, сиңа алдагы тормышыңда ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Киләчәктә дә мул тормышта балалар, оныклар, әниебез белән бергә пар канат булып тигез гомер итәргә язсын. Һәрчак шулай киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал.

 Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Мөнирә, балаларың, оныкларың

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев