Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Гомер бәйрәмең белән!

Матур җәйгә үзгә бер ямь өстәп, Күктәкә авылында туып, Югары Стәрле авылында гомер итүче кадерледән-кадерле әниебез, әбиебез ХӘБИБУЛЛИНА Наилә Гайнулла кызы 24 июнь көнне үзенең гомер бәйрәмен, 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Әниебез, әбиебез! Сине олы бәйрәмең белән ихлас котлыйбыз.

Син һәрвакыт чибәр, киң күңелле, ягымлы, олы җанлы, тырыш һәм ярдәмчел булдың. Озак еллар Югары һәм Түбән Стәрле авылларында шәфкать туташы булып, фидакарь хезмәт куйдың. Шуңа күрә дә үзеңне авылдашлар хөрмәт итәләр.

Кадерлебез, син гомер буе без – балаларың, тормыш иптәшең – әтиебез дип яшәдең. Әтиебез Хәбибуллин Миннесәгыйрь Сәмигулла улы белән 50 ел бергә иңне-иңгә куеп, матур гомер кичерәсез. Безне кайгыртып, киңәшләрегезне биреп, җыеп торганыгыз өчен мең рәхмәт сезгә. Без сезне ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Аллаһы Тәгалә сезне сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле тигез гомер, күңел тынычлыгы насыйп итсен.

Сез булганда өебез нурлы, җылы.

Сезгә бик тә рәхмәтлебез!

Тулы тормыш белән яшисез сез,

Нәтиҗәсе мәгълүм һәркемгә.

Бәхет белән саулык-сәламәтлек,

Ходай бирсен сезгә һәр көндә.

Сезне яратып, хөрмәт итеп: балаларыгыз, кияүләрегез, киленегез, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев