Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Бәйрәмегез белән сезне, изге һөнәр ияләре!

20 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне

Без сәламәт булсак кына тулы канлы тормыш белән яши, аннан тәм һәм гамь таба, куйган максатларга, уңышларга ирешүдә үзебездә дәрт-дәрман тоя алабыз. Шуңа күрә дә кешеләр сәламәтлеген кайгырту, авыруларны дәвалау өлкәсендә эшләүчеләргә хөрмәтебез зурдан. Медицина хезмәткәре булу элек-электән мәртәбәле һәм бер үк вакытта җаваплы һөнәр исәпләнә, чөнки аның кулында – кеше гомере. Ул медицина хезмәткәрләреннән белем генә түгел, зур түземлек, күңел җылысы, шәфкатьлелек һәм фидакарьлек тә таләп итә. Билгеле, бу эштә табибның, шәфкать туташының әхлакый сыйфатлары гына җитми, заманча җиһазларга бай медицина учреждениеләре дә кирәк. Әйтергә кирәк, районыбызда бу юнәлештә шактый эшләр башкарыла, бүгенге көндә ФАПлар, амбулаторияләр төзекләндерелә, балалар поликлиникасына, стационарга ремонт бара, заманча уңайлыклар тудырыла. Хезмәт күрсәтү елдан-ел яхшыра бара.

Коронавирус пандемиясе бу өлкә хезмәткәрләренә шактый сынаулар, авырлыклар тудырса да, алар югалып калмады, намус белән башкарган хезмәтләре батырлыкка тиң.

Менә шушы изге, игелекле һөнәр ияләре - барлык табиблар, медицина хезмәткәрләрен, районыбызның сәламәтлек өлкәсенә бөтен гомерен багышлаган хөрмәтле ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан тәбрик итәм. Сезнең барчагызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхеткуанычлар телим!

Марсель Шәйдуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев