Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Азнакай муниципаль районы башлыгы Халыкара Өлкәннәр көне белән тәбрик итә

Бәйрәм белән! Кадерле өлкәннәребез!

Сезгә булган олы хөрмәтебезне, күңел түреннән чыккан ихлас теләкләрне белдереп, барлык райондашларыбыз исеменнән барчагызны Халыкара Өлкәннәр көне белән тәбрик итәм!

Сезнең буынга бик күп авырлыклар кичерергә туры килде. Бөек Ватан сугышында фронтта дошман белән батырларча көрәшеп, тылда фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, илгә Җиңү яуладыгыз, аннан соңгы җимереклекләрне төзәтүдә, илне, республиканы, районыбызны үстерүдә әйтеп бетергесез тырыш хезмәтегез салынды. Тыныч тормышның 75, ТАССР оешуның 100 еллык юбилейларын билгеләп үткәндә, сезнең сабырлык, тынгысызлык, тиңсез батырлык алдында хөрмәт белән баш иябез. Сезгә чын йөрәктән чыккан ихлас теләкләребезне җиткерәбез. Үткән тормыш юлыгыз белән безгә әхлакый үрнәк һәм олы таяныч булып торасыз.

Өлкәннәребез турында кайгырту районның өстенлекле максатларыннан берсе. Сезне җан җылысына төрергә, көнкүрештә булдыра алганча ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Моны һәр хезмәт коллективы, һәркайсыбыз үзенең изге бурычы саный.

Хөрмәтле ветераннарыбыз, апа-агайлар! Безнең арада үзегезне бәхетле тоеп, әле озын-озак гомер итәргә, сәламәт булырга, күтәренке кәефтә, бу тормыштан тәм һәм ямь табып яшәргә язсын. Тормыш дәртегез, күңел дәрманы сүнмәсен, сүрелмәсен! Якыннарыгыз һәрчак янәшәдә булсын. Имин, бәрәкәтле тормышлар сезгә!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев