Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның Халыклар бердәмлеге көне белән котлавы

Хөрмәтле азнакайлылар!

Сезне шушы көннәрдә билгеләп үтелүче Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Халыклар бердәмлеге көне – барыбыз өчен дә тирән мәгънәгә ия даталарның берсе. Туган илебезнең иреге һәм бәйсезлеге өчен көрәшүдә барлык халыклар дуслыгы, татулык һәм бердәмлек идеяләре бүгенге көндә аеруча актуаль. Ил иминлеген яклап хәрби операциядә катнашкан ватандашларыбыз, аларга һәм тугандаш республикаларга һәртөрле ярдәм күрсәтүдә бер йодрыкка тупланган халкыбыз бу бердәмлекнең асылын батырлык һәм фидакарьлек гамәлләрендә чагылдыра.

Татарстанда, шул исәптән районыбызда да төрле милләт халыкларының телен саклау, мәдәниятен үстерү өчен барлык шартлар тудырылган. Төрле конфессия вәкилләре бер-берләребезне аңлап, аралашып, шатлыкуңышларны да, борчу-проблемаларны да уртак итеп яшибез.

Барыгызны да алда көткән шушы истәлекле бәйрәмнәребез белән тәбрикләп, сәламәтлек, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, гаилә бәхете телим. Ил-көннәребездә иминлек, күкләребез аяз булсын!

 

Марсель Шәйдуллин, муниципаль район башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев