Югары Стәрледә гомер итүче Рәхимҗан Гыйльфановны күркәм юбилее белән котларга якыннары, район җитәкчелеге җыелды.
Күпбалалы гаиләдә туган Рәхимҗанга тормыш авырлыкларын бик иртә татырга туры килә. 12 яшьтән инде ул колхоз эшенә алына. 16 яшеннән тракторда эшли башлый һәм лаеклы ялга чыкканчы шул хезмәтен ташламый.
1952 елда алар Махира Талип кызы белән гаилә коралар, ике кыз, ике малай үстереп, олы олы тормыш юлына чыгаралар.
Бүген Рәхимҗан ага тормышның муллыгына шөкер итеп, балалары, онык-оныкчыкларының бәхетенә тиенеп яши.
Нет комментариев