ҖИҢҮ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Әти-бабаларыбыз истәлеген саклыйк
Әтиебез Репин Семен Николаевич, 1900 елда туган, Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә фронтка китеп, сержант дәрәҗәсендә хезмәт итә, 1942 елның 4 сентябрендә Бяколово бистәсендә батырларча һәлак була һәм Смоленск җирендә җирләнә.
-
Җиңү бәйрәме көнне 103 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнулла Әюповны котладылар
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм элеккега ПАТП җитәкчесе Владимир Кротов районда бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны, Азнакай районының Мактаулы гражданины, II дәрәҗә «Кызыл Йолдыз» ордены , «Берлинны алган өчен» медале белән бүләкләнгән Әюпов Гайнулла Гаффаз улын Җиңү бәйрәме белән котладылар
-
Азнакайда Җиңү көне тантана итә
Иң якты, садә бәйрәмнәребезнең берсе булган Бөек Җиңү көнен азнакайлылар быел да күтәренке рухта, зур дулкынлану белән каршы алды
-
Азнакай үзенең Батырларын онытмый
Җиңү мәйданыннан азнакайлылар Билгесез солдат истәлегенә куелган һәйкәлгә – Җиңү паркына үттеләр
-
Азнакай шәһәре Җиңү мәйданындагы мемориаль комплекста веноклар, чәчәк бәйләмнәре салынды
Азнакай иртәдән үк бәйрәм рухында
-
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин Азнакай халкын Җиңү бәйрәме белән котлады
Кадерле ветераннарыбыз, өлкәннәребез! Хөрмәтле азнакайлылар!
-
Маликов Атлас Хәмит улы #МинемГеройМинемГаилә
Разведчик та, танкчы да – өлкән лейтенант Маликов Атласның тормыш юлы сокландыра. III дәрәҗәдәге Дан ордены, II дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены, ике Кызыл Йолдыз ордены, ике «Батырлык өчен» медале, «Шәп разведчик» күкрәк билгесе иясе, разведка взводының бүлекчә командиры, танк бригадасының бүлекчә командиры, гвардия сержанты Маликов Атлас Хәмит улы 1925 елның 24 нче апрелендә Сарман районы Яңа Имән авылында дөньяга килә, 9 балалы гаиләдә үсә.
-
Азнакай районы Әгерҗе авылында Бөек Җиңү көнен билгеләп үттеләр
8 май көнне Әгерҗе авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг булып узды
-
Азнакай районының Актүбә бистәсендә Җиңү көнен бәйрәм иттеләр
Бистәдә иртәдән барлык урамнар бәйрәм рухында
-
Азнакайлылар «Хәтер бакчасы»на нигез салдылар
Бүген азнакайлылар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылдылар
-
Габитов Һади Ибраһим улы #МинемГеройМинемГаилә
Дәһшәтле сугыш кырында хәбәрсез югалган Габитов Һади Ибраһим улы 1907 елда Азнакай районы Әгерҗе авылында дөньяга килә
-
Габитов Вәли Нургали улы #МинемГеройМинемГаилә
Габитов Вәли Азнакай районы Әгерҗе авылында Фатыйма һәм Нургали Габитовлар гаиләсендә 1909 елның 3 нче сентябрендә туа
-
Актүбәдә яңартылган Һәлак булганнарга һәйкәлне ачтылар
Җиңү көне дә якынлаша бара. Азнакай районының Актүбә бистәсендә «Татнефть» җәмгыяте ярдәме белән Бөек Ватан сугышында Һәлак булганнарга һәйкәл яңартылды
-
Маликова Асия Шәмси кызы #МинемГеройМинемГаилә
Бөек Ватан сугышында 9400 яралыны коткарган кыю йөрәкле, ныклы ихтыярлы, данлыклы шәфкать туташы Маликова Асия Шәмси кызы 1922 елның 16 нчы мартында Сарман районы Яңа Имән авылында туа, алты балалы гаиләдә үсә
-
Азнакайда Георгий тасмасын тарату акциясе старт ала
Велойөреш кысаларында якынча 1500 азнакайлыга Георгий тасмасы бүләк ителәчәк