Якты Күл авылы Җиңү бәйрәмен билгеләп узды.
Авыл халкы һәм читтә яшәүче авылдашлар Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларын искә алып, урам буйлап Үлемсез полкта атладылар.
"Кечкенә генә авылда халыкның күпләп җыйналуы, арада балаларның булуы да куандыра", - ди Ухтияр Илюхин.
Бәйрәм сугыш каһарманнары хөрмәтенә салынган һәйкәл янында дәвам итте.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев