Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Көчле ихтыярлы булганнар

Бөек Җиңү бәйрәме якынлашып килгән көннәрдә бабаларыбыз турындагы якты истәлекләр хәтердә тагын яңара.

Мөсәвир бабам 1929 елда Әгерҗе авылында туып, гомере буе шушы авылда яшәде. Тормыш авыр булганлыктан ул җиденче класска кадәр генә укый алган. Дүртенче сыйныфтан соң бабай инде колхоз эшенә ат карарга кергән, соңрак Әгерҗедән 4-5 чакрымдагы Туйкә авылына йөреп укый башлаган, колхоз эшен дә ташламаган. Мәктәпне тәмамлагач күмәк хуҗалыкта ат белән икмәк, Ютазыдан трактор белән орлык ташыган. 1951 елның май аенда аңа армиягә чакыру килә. Бөгелмәдән поезд белән Казанга, аннан бер ай эчендә Әзербайҗанның Каспий диңгезе янындагы Ленкорань шәһәренә барып җитәләр. Бабам мотоукчылар гаскәрләрендә пулеметчы булып хезмәт итә. Җәен эссе, кышын яңгыр, аяк киемнәрен киптерергә урын да булмады, дип искә ала иде ул. Армиядән кайтырга ярты ел кала, аны Грузиягә алып китәләр. Кутаиси шәһәрендә бабай очучыларга фин йортлары төзегән. Ленкораньга кире килгәндә, хезмәттәшләре инде киткән булалар. Бабай туган ягына декабрьда гына кайтып җитә. Армиядән кайткан егетне колхоз рәисе үзенә чакырып, бер еллык бакчачылар һәзерләү мәктәбенә укырга барырга өнди. Ул атаклы мәктәп Идел елгасы буендагы Теньки бистәсендә урнашкан була. Бакчачылык һөнәрен үзләштергәч, Мөсәвир Ибраһимов Әгерҗегә кайтып, җиләк-җимеш үстерү, яшелчәчелек эше белән шөгыльләнә башлый. 22 ел бакча мөдире булып, ә кышларын терлекчелектә эшли. Әбиебез дә аның белән бергә хезмәт куя. Әгерҗе бакчасына 1931 елда үк нигез салган үз чорының атаклы бакчачысы, хәтта Мичуринның үзе белән хат алышкан Шәйморат Әхмәтов эшен дәвам итәләр алар.

Бу чорда Әгерҗе авылы яшелчә бакчасы гөрләп тора. Яшелчә, җиләк-җимешкә район үзәгеннән, якын-тирә авыллардан киләләр.

Фидакарь хезмәте өчен Мөсәвир Фәварис улы “Аеруча хезмәт күрсәткән өчен”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнә.

Әбием Расиха белән бабам Мөсәвир Ибраһимовлар Әгерҗе авылында 60 елга якын тату гомер кичерделәр. Аларның якты истәлеге нәсел дәвамчыларының һәм рәхмәтле авылдашларының йөрәкләрендә саклана. Азнакайда 4нче лицейда, аннары Әлмәттә укыганда, Казанда студент чорында волонтерлык эше алып барган елларда һәм хәзер, инде лицей укытучысы буларак һөнәри юлым башында мин бу хөрмәтле шәхесләрне гел искә төшерәм. Аларның гамәлләре безнең өчен иң яхшы үрнәк булып тора.

Рияз Ибраһимов, Бөгелмә шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев