Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Җиңү бәйрәме алдыннан Әгерҗе авылында ретро-машиналар парады да булды

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы чара Азнакай районының Әгерҗе авылында зурлап үткәрелде.

Мәдәният хезмәткәрләре бик тә эчтәлекле әдәби-музыкаль чыгыш әзерләгәннәр иде, тамашачылар өлкән буынның тылдагы батырлыкларын, сугыш чорында кичергән авырлыкларын күз яшьләре белән карап утырдылар. 

Җитәкчеләр, чараның хөрмәтле кунаклары, бәйрәмгә махсус кайткан авылдашлар ветераннарга матур теләкләрен җиткерделәр. Яшьләр чараны әзерләүдә актив катнашты. Авыл халкы каһарманнарга куелган һәйкәлгә, фронтта батырларча һәлак булган легендар якташлары Гайшә Әхмәтова истәлегенә куелган стела янына чәчәкләр салдылар. 

Иң нәни әгерҗелеләрне аеруча сугыш еллары тематикасында бизәлгән ретро-автомобильләр шаккатырды, балалар әби-бабалары белән бергә аларда утырып та йөри алдылар. 

Бәйрәм истәлеге итеп авыл халкы тематик фотозона янында фотога төште, Хәтер һәм изге теләкләр диварында үз язмаларын калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев