Сугыш каһарманнары истәлегенә куелган һәйкәл янында узган митингта катнашучыларны район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин бәйрәм белән котлады.
- Фронтта, тылда бердәм көч куеп, фашизмны тар-мар итә алган халкыбызның батырлыгы беркайчан онытылырга тиеш түгел. Без алар белән чиксез горурланабыз. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек насыйп булсын, – диде ул.
Авыл җирлеге башлыгы Лилия Әсәдуллина да халыкка матур теләкләрен юллады.
Бәйрәм патриотик рух белән сугарылган чыгышларга, котлау-тәбрикләүләргә бай булды.
Соңыннан митингта катнашучылар яу кырында һәм сугыштан кайтып үлгәннәрне бер минут тынлык белән искә алып, һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр салдылар.
Нет комментариев