Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Җиңү солдатларының каберләрен барлыйбыз

Бөек Ватан сугышында һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбызның якты истәлеге мәңгелек.

Күпләренең күмелгән урыннары әле дә билгесез булып кала. Эзтабарлар тарафыннан аларны ачыклау, эзләү эшләре дәвам итә. Волгоград өлкәсенең Городищенское районындагы Ерзовка авылы янында барган сугышларда һәлак булганнар арасында безнең Азнакай районы ир-егетләренең дә шактый булуын җиткерә алар. Түбәндә шушындагы каберлеккә күмелгән якташларыбызның исемлеген урнаштырабыз.

 Абдуллин Әхәт Габдрахман улы, 1923 елгы, Кәкре Елга авылыннан, пулеметчы булган;

Җиһаншин Салих, 1907 елгы, Түбән Якый авылыннан;

Мәхмүтов Шәйхагъзәм Әхмәди улы, 1922 елгы, Сәпәй авылыннан;

Махрин Григорий Ильич, 1907 елгы, фронтка Стәрле авылыннан киткән;

Миннияров Хәбибрахман, 1900 елгы, Мәсгут авылыннан;

Мирзаһитов Мирзаһит, 1921 елгы, Азнакай хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнгән;

Насретдинов Сәбах Нуретдин улы, 1923 елгы, Сасы Күл авылыннан;

Сәлимов Хәниф, 1899 елгы, Таллы Бүләк авылыннан, Бөгелмә хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнгән;

Хаҗиев Гәрәй, 1903 елгы, Тымытык авылыннан;

Хәкимов Нәҗип Латыйп улы, 1916 елгы, Тымытык ( Балтач?) авылыннан;

Халитов Мөсәвир (бәлки Хәмитов Мисхәт), 1920 елгы, Уразай авылыннан;

Харисов Мәүлит Харис улы, 1915 елгы, Үчәлле авылыннан;

Хәсәншин Фәргать, 1923 елгы, Сасы Күл авылыннан;

Шәрәфетдинов Сәлах, 1909 елгы, Азнакай авылыннан;

Шәрипов Сабир, 1909 елгы, Тымытык авылыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев