Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Дәһшәтле сугышта илгә азатлык яулаган каһарманнар алдында Азнакай халкы баш иде

Җиңү тантанасы Азнакай халкының күңел төпкелләрен айкап, күзләргә яшь тамчылары элдерде.

(Азнакай, 9 май, Лиза НУРЛЫЕВА) Бүген иртәдән үк шәһәребездә бәйрәм рухы.

Тантана узачак мәйданда әүвәл солдат боткасы пеште.  Биредәге әфган сугышы батырларына куелган һәйкәл янында сугыш чоры җырлары яңгырап торды.

Җирлегебездә матур гадәткә әверелгән солдат боткасы белән сыйланганнан соң, Ватан сугышы фронтлары әләмнәре җилфердәгән сафлар уртасыннан тынлы оркестр маршы астында ветераннарыбыз, район җитәкчеләре, азнакайлылар Билгесез солдат истәлегенә куелган һәйкәлгә – Җиңү паркына үтте.

Инде дүртенче ел рәттән бәйрәм биредән башлана. Тантаналы шартларда, ветераннарыбыз катнашында Билгесез Солдат һәйкәленә чәчәкләр салынды. Илгә иминлек теләп зәңгәр күккә ак күгәрченнәр очты.

Меңләгән азнакайлыларны берләштергән “Үлемсез полк” сафлары – хезмәт коллективлары, олысы-кечесе, сугыш чоры машиналарында урын алган хөрмәтле ветераннарыбыз аннары Җиңү мәйданына юл алды.

Театральләштерелгән тамаша сугыш чорларында йөртте, күңел төпкелләрен айкап, күзләргә яшь тамчылары элдерде. Никадәр югалтулар, михнәтләр хисабына яуланган бу Җиңү!

Азнакай районыннан фронтка киткән 16 мең кешенең нибары яртысына якыны гына туган якларга әйләнеп кайта алган.

– Бүген без ил азатлыгын яуларга киткән һәм батырларча көрәшеп һәлак булган якташларыбызны зур хөрмәт белән искә алабыз, рухларына баш иябез. Ни кызганыч, исән-имин әйләнеп кайту насыйп булганнарның сафлары елдан-ел сирәгәя.

Бүгенге көндә бу сугышны кичкән ветераннарыбызның нибары 41е исән. Җиңү солдатлары, көнне-төнгә ялгап тылда хезмәт куйган райондашлар, ул елларның бар михнәтен күргән-кичергән сугыш чоры балалары алдында без барыбыз да олы бурычлы. Аларның кадерен белик, алар турында кайгыртыйк, күңел җылыбызны кызганмыйк, – диде тантананы ачып Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Азнакайлыларны котлап Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнгы Рәдиф Камалеев, район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, яшьләр һәм волонтерлар исеменнән чыгыш ясаган Динә Гыйләҗева чыгышларында районыбызның батыр ул-кызлары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларына дан һәм хөрмәт чагылды, бәйрәм белән котлап, алар ил-көннәргә иминлек, изге теләкләрен юлладылар.

Ветераннарыбызга “Фидакарь хезмәт өчен” һәм Кораллы Көчләрнең 100 еллыгы уңаеннан медальләре тапшыру тантанасы бәйрәмнең аеруча дулкынландыргыч мизгелләре булды.

Яу кырында һәлак булган батырлар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде, аларны данлап хәрби салют яңгырады. Мәңгелек ут мемориалы чәчәк бәйләмнәренә күмелде.

 Шәһәребездә бәйрәм рухы көн буена сүрелмәячәк. Бу минутларда балалар сәнгать коллективлары чыгыш ясый. Аннары кичке якта бәйрәмнеүзешчәннәребез концерты дәвам итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев