Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖИҢҮ

Азнакайлылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүләрен дәвам итәләр

Кичә Азнакай районыннан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрделәр.

Херсон янында хезмәт иткән якташларыбыз гуманитар ярдәм итеп азык-төлек, көнкүреш товарлары, медикаментлар һәм башка кирәк-яраклар алачак.  Шулай ук азнакайлылар якыннарына адреслы посылкалар да тапшырылды. 

Солдат егетләребезгә гуманитар ярдәм әзерләүдә район-шәһәр оешма- предприятиеләре, район халкы һәм «Россия хатын-кызлар берлеге»нең төбәк бүлекчәсе вәкилләре актив катнаша.

– Бүген без якташларыбыз аша чираттагы гуманитар ярдәмне җибәрәбез. Егетләребез хәрби бурычларын үтиләр, аларга безнең ярдәм бик кирәк, шуңа күрә без кулыбыздан килгән хәтле ярдәм итәргә тырышабыз.  Предприятие җитәкчеләренә, волонтерларга, битараф булмаган шәһәр халкына – гуманитар ярдәм җыюда һәм ташуда катнашучыларга рәхмәт белдерәсем килә. Бу инде безнең беренче ярдәм генә түгел. Бу эш алга таба да дәвам ителәчәк. Үзебезнекеләрне ташламыйбыз! Иң мөһиме, егетләребез исән-сау булып, тизрәк өйләренә, гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев