Азнакай музеенда Бөек Җиңү көне уңаеннан җылы очрашу узды
ҖИҢҮ

Азнакай музеенда Бөек Җиңү көне уңаеннан җылы очрашу узды

Бөек Җиңү уңаеннан музейда укучы балалар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр районыбызның хөрмәтле ветеран апалары - сугыш чоры балалары белән очрашты.

"Сугыш башлангач авылларда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына кала.Ә бит тормышны алып барырга кирәк була, игенне дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, фронтка да төрле җылы киемнәр әзерләп, азык-төлек җибәрергә. Шундый олы йөрәкле, сабыр, фидакарь хезмәт ияләре бүген дә безнең арабызда яши," - дип, кичәне башлады музей экскурсоводы Гөлфия Мостафина. - "Бүгенге кунакларыбызның да балачагы сугыш елларына туры килгән, алар безнең якташларыбыз, тыл ветераннары - Наҗия ханым Насыйрова, Дилбәр ханым Хаҗиева. Аларны чакыруыбыз юкка түгел, алар сугыш чорында бала булсалар да тырышып, фронт өчен көч куйганнар: колхоз басуында башак җыюлар, молотилка белән ашлык сугулар, урман кискәндә агач ташулар - болар барысы да якташларыбызның җилкәсендә булган."


Очрашу кунаклары сугыш вакытындагы авырлыкларны күз яшьләре белән искә алдылар, әтиләре, бабаларының сугышта күрсәткән батырлыклары турында балаларга сөйләп, гаилә альбомыннан фотолар да күрсәттеләр, ә балалар аларны бик игътибар белән гаҗәпсенеп тыңладылар.

Соңыннан "Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллар" дигән темага багышланган экскурсия оештырылды.



.

 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев