15 февраль – совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көне
Батырлыкның даны мәңгелек
Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга багышланган Хәтер көне уңаеннан район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзенең ихлас фикер-теләкләрен җиткерде.
“...Илебез тарихында онытылмас батырлыклар белән уелып калган әфган, чечен һәм башка хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан райондашларыбызга чын йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез, алар белән чиксез горурланабыз. Интернациональ бурычларын үтәп һәлак булган лачын егетләребез хакында истәлекләрне яңартабыз, әти-әниләр алдында хөрмәт белән баш иябез. Бүгенге көн дә ир-егетләр алдына зур сынаулар куйды. Ил иминлеген саклап махсус хәрби операциядә катнашучы азнакайлыларның хәрби бурычларын үтәп, исән-имин туган ягыбызга, гаиләләренә әйләнеп кайтуларын телибез. Аларга үзебез дә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә, якыннарына терәк-таяныч булырга тырышабыз. Бу катлаулы, җаваплы чорда Хәтер көне без, азнакайлыларны, тагын да бер-берләребезгә якынайтсын, бердәм итсен! – диелә котлауда.
Моңсу да, истәлекле дә
Сугыш юлларын үткән барчабыз өчен дә моңсу да, истәлекле дә көн. Бик күпләр бу сугыштан тән җәрәхәте генә түгел, ә җан ярасы да алып кайтты. Әмма Әфганстанны, Чечен республикасын без яшьлегебезнең җуелмас эзләре калган җирләр дип һаман да йөрәкләрдә саклыйбыз.
Бүген, хәрби операция барган вакытта, бу көннең әһәмияте тагын да арта. Анда катнашкан якташларыбызның исәнлек-саулыкта арабызга әйләнеп кайтуларын көтәбез.
Хөрмәтле хәрби хәрәкәтләр ветераннары, улларын бу сугышларда югалткан әти-әниләр, ир-егетләребезнең тол калган хатыннары, уллары-кызлары! Сезнең барчагызга да исәнлек – саулык, сәламәтлек, имин һәм бәхетле тормыш телим! Күкләребез аяз булсын!
Илсур Идиятов, районның хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев