Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Тигәнәк

Авылга кайткач, малайларга ияреп, мин дә чаңгы белән чыгып киттем. Алар салган юлдан акрын гына барам. Берзаман карасам, малайлар әллә кая элдереп юкка чыкканнар. Бөтен җиһан ап-ак кар. Алар кояш нурларында җем-җем килә. Үземне ниндидер кар патшалыгында итеп хис иттем. Салкын, хәтта куркыныч булып китте. Тирә-юньдә ник бер җан иясе, агач, куак булсын.

Кинәт күзем ап-ак кар “диңгезендә” көймәдәй кара кучкылланып торган бер әйбергә төште. Нәрсә булыр икән бу? Чаңгыларымны шул якка бордым. Ярабби, карале син моны, карале! Тигәнәк икән лә бу. Сарык йоны алганда, сырга булып ябышкан гел шул тигәнәкне сүгә иде әнием. Бала-чага бер-беребезгә “кәҗә медале” итеп ябыштырып көлә идек. Кыскасы, бер дә кеше ярата торган әйбер түгел инде ул. Ә монда мин аны ниндидер кайгыртучан изге затка тиңләдем. Хәтта күңелем күтәрелеп, җылынып киттем.

Ул тирә-юньгә үзенең бихисап орлыкларын чәчкән. Аның төбе тычкан, кош-корт эзләре белән чуарланган. Менә шулай япа-яланда күпме җан иясен ачлыктан коткарып утыра түгелме соң бу игелекле җан иясе? Тигәнәк кенә диген инде син аны. Үзенә медаль бирерлек бит моның.

Зиннур Әбдрәшитов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев