Тигәнәк
Авылга кайткач, малайларга ияреп, мин дә чаңгы белән чыгып киттем. Алар салган юлдан акрын гына барам. Берзаман карасам, малайлар әллә кая элдереп юкка чыкканнар. Бөтен җиһан ап-ак кар. Алар кояш нурларында җем-җем килә. Үземне ниндидер кар патшалыгында итеп хис иттем. Салкын, хәтта куркыныч булып китте. Тирә-юньдә ник бер җан иясе, агач, куак булсын.