Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
«ГӨЛСТАН» ИҖАТЫ

Нигә бирәсең син казаларны?

Урамда һава тырышы әллә ни шатландырмаса да, якташ шагыйрәбез Халидә Галимова исә, үзенең иҗат җимешләре белән укучыларыбызны сөендерә.

Шкафтагы җыеп куйган җирдән
Алып кидем калын ыштанны.
Кабат күзем салам каленьдарга
Үз күзема үзем ышанмый.


Июньме соң, әллә сентябрьме
Саташканмы минме, аемы.
Тышка чыксам Себер җиле исә
Агачларны ега каерып.


Тамчы яңгыр күрмәгән җиркәйне
Бер көйдерә кызу, бер өшетә кырау.
Чыгалмаган үлән корып бара
Агач яфракларын кортлар турай.


Нигә бирәсең  син казаларны?
Диеп сорау бирәм күкләргә.
Рәтләнәсен шушы дөньяларның
Күпме кирәк безгә көтәргә?


Җавап килә, әй син бәндә, диеп
Эзлә әле гаеп үзеңнән
Күпме уңыш бирдем теге елны
Эшең булды чыпчык тезеннән.


Каерылып үскән печәннәрне
Ник булмады чабып алучы.
Куанышып шушы мул үләнне
Покосларга тезеп салучы.


Икмәк бирдем басулар тутырып
Өч тиенгә төште бәясе.
Кая куя алмый йөрде аны
Тирен түккән басу иясе.


Урманнарны иңләп ак каеннар
Егылышып ятты эчереп.
Тигәнәклар, кычытканнар басты
Шул урманның ямен бетереп.


Барыгызга тигез биргән күлне
Елгаларны бикләп алдыгыз.
Хуҗа сайлап, үзенеке итеп
Барысына бәя салдыгыз.


Мал-туарны инде бетердегез
Ялкаулыкка кереп баттыгыз.
Турый-турый басу- кырларыгыз
Килгән-киткәннәргә саттыгыз.


Казын, тавыкларын асрарга да
Сез бит инде хәтта ирендегез.
Ярты гасыр яткан Буш ботларын
Куанышып алып кимердегез.


Булдырабыз, диеп кычкырасыз
Кем булдыра, эйдә эйтегез.
Мин бирмәсәм җылысы да юк бит
Өши әнә бүген артыгыз.


Эйтер сузе бетте инде ахры
Тынлык басты күкне шул заман.
Нидер көтеп басып торам әле
Калын ыштан киеп мин һаман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев