Кышкы суыклардан саклану өчен, һәркем үзе белгән чараларны куллана.
Кемдер салкын суда коенып чыныга башлый, икенчеләре җылырак киенергә тырыша. Тик боларның берсе дә артык булышмый, чөнки суыкка бирешүнең төп сәбәбе - дөрес тукланмау.
Барыбыз да яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең ел әйләнәсе файдалы икәнлеген белә. Әмма белгечләр аларны җәен - чи килеш, ә кышын пешереп ашарга кирәк дип белдерә. Чи яшелчә һәм җиләк-җимеш, үзләштерелгәндә, организмдагы күпмедер җылылыкны ала икән. Шуңа күрә кыш көне яшелчәләрне пешереп ашасагыз, шундук җылынып китәрсез, чөнки организм салкын ризыкларны җылытуга көч сарыф итмәячәк.
Нет комментариев