Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Җиләкле җәйнең үз яме

Виктория җиләгенең өлгергән чагы.

Сез дә анны яратасызмы? Мин үзем бик оста бакчачы түгел. Шулай да бу җиләкне утыртып, аны үземчә генә үстереп ятам. Язга чыгу белән иске яфракларыннан, артык үрентеләрдән  арындырам да көн дә су сибәргә тырышам. Атнага бер тапкыр тавык тизәген ачытып ясалган су сибәм. Чамасын белеп кенә. Җиләкләр эре дә, тәмле дә булып пешә.

Кем ничек кышка әзерлидер, мин суыткычта катырганын тәмле дә, мәшәкатьсез дә дип саныйм. Ысулын сезгә дә әйтеп китим әле. 

Виктория җиләкләренең берникадәрен бераз шикәр комы салып болгатып куясың. Аннары блендер белән ваклап, шикәр комы эреп беткәнче болгатырга кирәк. Шуннан соң инде әзер массага бөтен җиләкләрне (эреләрен турап) кушасың. Әзер массаны савытларга тутырып, туңдыргычта саклыйсы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев