Азнакай хуҗабикәләренә чәчкә витаминлы маскалар рецепты
Тавык йомыркасының сарысын туглап, аңа әрекмән мае кушып, чәчегезгә сылагыз һәм кимендә 1 сәгать юмыйча тотыгыз.
Бу маска коры чәчне сынучанлыктан һәм коелудан саклый. Миндаль, зәйтүн һәм әрекмән майларын бер күләмдә алып кушарга һәм җылытып, чәчнең тамырларына ышкырга. 1 сәгать тотарга. Даими рәвештә кулланганда, нык зарарланган чәчләрне дә матур халәтенә кайтара. Ике кашык горчица һәм йомырка сарысын бутап, әрекмән мае кушарга. Әлеге катнашманы чәчкә сылап, башны пленка белән урарга һәм мөмкин кадәр озаграк тотарга. Бу маска чәчне үстерә, куелата, чәчегез ялтырап торыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев