Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЭПИДЕМИОЛОГИК ХӘЛ

Азнакайда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыручы булганмы?

Узган тәүлектә Татарстанда covid-19 ның 83 очрагы теркәлде.

Аларның 81е кешеләрнең бер-береннән йоккан.

11 пациент дәвалануга салынган, 72се өендә ятып дәвалана. Авыручыларның күпчелеге 50-60 яшь арасындагылар - 22 кеше. 30 яшькә кадәргеләр 15 кеше.

Коронавирус эләктерүчеләрнең иң күбе элеккечә Казанда - 42 кеше. Яр Чаллыда 11 кешегә шундый диагноз куелган. Калганнары республика районнарында.

Азнакайда соңгы тәүлектә коронавирус белән авыручылар теркәлмәде. Әмма бу безне тынычландырырга тиеш түгел. Санитария-саклану чараларын күрүне дәвам итик, үзизоляция таләпләрен бозмыйк, хөрмәтле райондашлар. Сихәтлек үз кулыбызда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев