Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Әлкәй авылы имамы Радик хәзрәттән җомга күчтәнәче

Була шундый кешеләр – алар белән әз генә вакыт аралашудан да үзеңә әллә күпмегә җитәрлек көч-куәт, энергия аласың.

Бүгенге көндә Әлкәй авылында имам-хатыйб вазифасын башкаручы Радик абый Гыймаев – әнә шундый кешеләрнең берсе.

Халкыбызда Ак әби дигән төшенчә бар. Ә менә Радик абый миңа Ак бабай кебек: башында һәрчак түбәтәй булыр, өстендә – бизәкле камзул, йөзеннән беркайчан елмаю китмәс, урыны белән шаяртып алыр, әйтәсе сүзен шартлатып әйтер үзе; кирәк икән, ярдәм итә, төпле киңәшен бирә. Аның олы йөрәгенә һәркемнең сере дә сыя...

Радик абыйдан бүген сезгә җомга күчтәнәче тәкъдим итәбез. Тальян моңнары күңелләрегезне җилкендереп, олы, изге гамәлләргә этәрсен әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

12

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев