14 октябрь 2016 яңалыклары
-
Татарстанда 72дәге бабайның кызы туган
Хатыны белән яшәүләренә 11 ел тулган. (Казан, 14 октябрь, "Татар-информ"). Нурлат районында яшәүче 72 яшьлек бабай өчен бу ел бик куанычлы булган, хатыны аңа кыз бала табып биргән. Бабайның хатыны үзеннән 34 яшькә яшьрәк ди, бергә яшәүләренә 11 ел тулган. Мәхәббәт яшен-картын карап тормый, диюләре шулдыр инде, дип яза "Шәһри...
-
Данлыклы Багбостан Азнакайның Мәндәй авылы кызы булып чыкты
22-23 сентябрь көннәрендә "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы 60 меңләп татар яшәүче Оренбург каласында күчмә утырышын үткәрде. Анда илебезнең төрле почмакларыннан, чит илләрдән вәкилләр, Татарстаннан 350ләп кеше, безнең Азнакай районыннан да район бүлеге җитәкчесе Эльвира Галиева җитәкчелегендә делегация катнашты. Әлеге тарихи әһәмиятле чарадан кайткач, "Ак калфак"ның район оешмасы да чираттагы...
-
Бүген Азнакайда “Минем киләчәк” һөнәрем” республика бәйгесенең район этабына йомгак ясалды
Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәгендә бүген "Минем киләчәк" һөнәрем" республика бәйгесенең район этабына йомгак ясалды. Бәйгегә районыбыз мәктәпләреннән 47 иҗат эше алынып, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре, укытучылар, журналистлардан торган компетентлы жюри аларны "иләктән үткәрде". Гимназия, Актүбә бистәсенең 3нче, Азнакай шәһәренең 9нчы, 3нче, Чалпы, Сарлы, Тымытык мәктәпләренең, лицей укучыларының бәйгедә актив катнашуын әйтергә...
-
Азнакайның “Ләззәт” бию ансамбле “Балкыш” республика фестивале лауреаты булды
Ветеран үзешчәннәрнең "Балкыш" республика фестивале инде бишенче елын, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажлыгында үтә. Башкаланың Г.Тукай исемендәге дәүләт филармониясе залында барган гала-концертта фестиваль лауреаты исемен яулаган Азнакайның "Ләззәт" бию ансамбле дә чыгыш ясады. Фестивальдә ел да катнашып килгән ансамбльнең бу беренче генә җиңүе түгел. Үзешчәннәребез үткән елларда да башкала тамашачысын...
-
Тормышта булган кызык: хәйләкәр төлке
Тормышта булган кызык, кайгысыз чаклар, күпчелек мәктәп, студент елларына туры киләдер. Тормыш булгач, кызганыч хәлләре дә булмый тормый, әлбәттә. Еллар узу белән ул вакытларны искә аласың да, тапканмын кайгырыр әйбер дип уйлап та куясың. ... Алабугада укыган еллар. Кышкы каникулга туктагач, эшләрне бетереп, авылга кайтырга дип соңгы рейска билет алдык....
-
Азнакайлылар, моңсулыкта көзне генә гаепләргә ашыкмагыз
Көз. Моңсу. Күңелсез... Моңсулыкта көзне генә гаепләргә ашыкмагыз әле. Барысы да үзегездән тора. *Үзегезне кулга алып, күңелегезне үстерергә тырышыгыз, уйларыгызда һәм кием шкафында тәртип урнаштырыгыз. Мөмкинлек булса, көзге моңсулыктан иң яхшы чара - шопинг. Һичюгы берәр ачык төстәге шарф алып җибәрегез. *Көз - озак вакыт саф һавада йөрер өчен бер...
-
Азнакайда җылы һава торышы сакланачак
Бүген, 14 октябрьдә, Азнакай районында болытлы булачак. Урыны белән яңгыр явачак. Җил көнбатыштан, салмак, секундына 2 метр тизлектә. Көндез температура 4 градус җылы булачак. Төнлә 0 градуска кадәр төшәчәк. Мондый һава торышы ялларда да сакланачак. Ә киләсе атна башында температура +1гә кадәр төшәчәк, яңгырлар һәм җилнең тизәюе көтелә.
-
Әрәмтамакларга карата закон турында Азнакай халкы нәрсә уйлый
Эшләмәүчеләр өчен медицина хезмәтләре түләүле булачак дигән хәбәр күпләрне хафага салгандыр. РФ хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец белдерүенчә, илдә 20 млн кеше теркәлмичә эшли, 18 млн кеше эшсез исәпләнә. Әмма Россия хөкүмәте андый закон проекты әзерләнмәве турында белдерде. Совет чорында хезмәт - хокук кына түгел, ә һәркемнең бурычы һәм хезмәттән...
-
Азнакайда йод дефицитына багышланган акция старт алды
6 октябрьдән алып илебездә йод дефицитына багышланган акция старт алды. Шул уңайдан табиб-эндокринолог Рөстәм Джанзаков белән әңгәмә корып алдык. Бүгенге көндә җитди мәсьәлә булып баскан организмга йод җитмәүдән килеп чыккан авырулар турында ул менә нәрсәләр сөйләде: -Йод - кеше организмына иң кирәкле микроэлементларның берсе. Тишеренүләрдән күренгәнчә, Россиядә яшәүчеләр аны көненә...
-
«Татарстан талантлары» республика фестиваль-конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды
«Татарстан талантлары» республика балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Бәйгедә «Чәчәк ат, Татарстан!» (рәсем), «Минем кече ватаным» (фото), «Искиткеч як» (кул эшләре) номинацияләре буенча 33 эш катнашты. Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды. Иң яхшы эшләр республика этабында районыбыз данын яклаячак.
-
Азнакай 2016 нчы елда авыл хуҗалыгы тармагында Татарстанның иң алдынгы районнары исемлегенә керде
(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2016 нчы елда үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларында Татарстанның иң алдынгы районнары түбәндәгеләр: Актаныш - районда игенчелек культурасы югары дәрәҗәдә, аграрийлар ел саен үсемлекчелектә даими рәвештә югары күрсәткечләргә ирешеп килә; Арча - һәр гектардан уртача 30 центнер...