Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар, моңсулыкта көзне генә гаепләргә ашыкмагыз

Көз. Моңсу. Күңелсез... Моңсулыкта көзне генә гаепләргә ашыкмагыз әле. Барысы да үзегездән тора. *Үзегезне кулга алып, күңелегезне үстерергә тырышыгыз, уйларыгызда һәм кием шкафында тәртип урнаштырыгыз. Мөмкинлек булса, көзге моңсулыктан иң яхшы чара - шопинг. Һичюгы берәр ачык төстәге шарф алып җибәрегез. *Көз - озак вакыт саф һавада йөрер өчен бер...

Көз. Моңсу. Күңелсез... Моңсулыкта көзне генә гаепләргә ашыкмагыз әле. Барысы да үзегездән тора.
*Үзегезне кулга алып, күңелегезне үстерергә тырышыгыз, уйларыгызда һәм кием шкафында тәртип урнаштырыгыз. Мөмкинлек булса, көзге моңсулыктан иң яхшы чара - шопинг. Һичюгы берәр ачык төстәге шарф алып җибәрегез.
*Көз - озак вакыт саф һавада йөрер өчен бер дигән вакыт. Иренмичә, тышка, паркка чыгыгыз. Көзге яфраклардан гөлләмә җыегыз. Яфраклар "келәме"нә чумып алсагыз да була.
*Көзге урманда булганыгыз бармы? Юк икән, бу хатаны тизрәк төзәтегез. Көзге урман әкияткә тиң. Гөмбә җыйсагыз, тагын да файдалырак булыр.
*Көннәр кыскарып, төннәр озаюга кайгырасызмы? Юкка. Сезнең хәзер йолдызлар сибелгән искиткеч матур төнге күк йөзенә соклану мөмкинлеге бар. Сокланмый калмагыз!
*Ешрак дуслар, туганнар белән кич утырулар оештырыгыз. Өйгә тәмле алма бәлеше исе таралсын. Салкын кичне өстәл уеннары бизәсен.
*Үткән җәйге көннәрнең матур мизгелләрен искә алыгыз һәм киләчәккә якты планнар корыгыз. Кышкы бәйрәмнәргә әзерләнә башласагыз да була.
*Бик тә моңсулыкка чумасың килә икән инде, дөрес күңелсезләнә бел! Ул якты, матур моңсулык булсын. Плеерга романтик музыка кабыз һәм саф һавада йөрергә чык. Я булмаса, өйдә җылы пледка уран да, яраткан сериалыңны карарга утыр.
Фото http://boombob.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар, моңсулыкта көзне генә гаепләргә ашыкмагыз