Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әрәмтамакларга карата закон турында Азнакай халкы нәрсә уйлый

Эшләмәүчеләр өчен медицина хезмәтләре түләүле булачак дигән хәбәр күпләрне хафага салгандыр. РФ хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец белдерүенчә, илдә 20 млн кеше теркәлмичә эшли, 18 млн кеше эшсез исәпләнә. Әмма Россия хөкүмәте андый закон проекты әзерләнмәве турында белдерде. Совет чорында хезмәт - хокук кына түгел, ә һәркемнең бурычы һәм хезмәттән...

Эшләмәүчеләр өчен медицина хезмәтләре түләүле булачак дигән хәбәр күпләрне хафага салгандыр. РФ хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец белдерүенчә, илдә 20 млн кеше теркәлмичә эшли, 18 млн кеше эшсез исәпләнә.
Әмма Россия хөкүмәте андый закон проекты әзерләнмәве турында белдерде. Совет чорында хезмәт - хокук кына түгел, ә һәркемнең бурычы һәм хезмәттән баш тартучыларга, ягъни әрәмтамакларга закон тарафыннан җаваплылык та каралган иде. Бүген халык моның белән килешәме? Әлеге сорау белән без азнакайлыларга мөрәҗәгать иттек.
Илсөяр:
- Мин мондый закон кабул ителүгә каршы. Өч балабыз бар, аларны өйдә торып, үзем үстерәм, иремнең эшләгәне җитеп бара. Хөкүмәткә шундый мөмкинлек биргәне өчен рәхмәтлемен, чөнки үз баласын әнидән дә яхшырак тәрбияләүче юк. Балаларым мәктәптән кайтуга ашарларына әзер, өй эшләрен бергәләп карыйбыз, төрле түгәрәкләргә йөртәм. Шулай булгач, мин нинди әрәмтамак булыйм инде. Хөкүмәт андый аналарга акча түләсен иде әле.
Газинур:
- Хезмәт кешене бизи, төрле начар уйлардан, гамәлләрдән арындыра. Хәзер кеше эшләмәскә өйрәнде. Аз хезмәт хакына риза түгел. Элек эшләдек бит аз акчага, ачка үлмәдек. Минемчә, мондый закон кабул ителсә, илдә җинаятьләр саны да, эчкече-наркоманнар да кимер иде.
Гөлназ:
- Һәркемнең эшләргә тиешлеге белән килешәм, анысы. Яшь белгеч буларак, кайда гына барсам да, миннән эш тәҗрибәсе сорыйлар. Беркая да эшкә алмагач, каян булсын соң ул тәҗрибә? Безнең әниләр эшли-эшли туплаган тәҗрибәне. Бүгенге яшьләрне аз хезмәт хакына эшләмиләр дип гаепләргә яраталар. Ярый безнең Азнакай кечкенә шәһәр, анда эшкә җәяү дә барып кайтып була. Ә олы шәһәрләрдә 6-7 мең сумлык хезмәт хакына эшләп йөрү үзен акламый бит, юлыңа да җитми ул акча. Шуңа күрә мондый законга карата миндә икеле уйлар туа.
Фото http://www.miasskiy.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Әрәмтамакларга карата закон турында Азнакай халкы нәрсә уйлый

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әрәмтамакларга карата закон турында Азнакай халкы нәрсә уйлый