Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай 2016 нчы елда авыл хуҗалыгы тармагында Татарстанның иң алдынгы районнары исемлегенә керде

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2016 нчы елда үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларында Татарстанның иң алдынгы районнары түбәндәгеләр: Актаныш - районда игенчелек культурасы югары дәрәҗәдә, аграрийлар ел саен үсемлекчелектә даими рәвештә югары күрсәткечләргә ирешеп килә; Арча - һәр гектардан уртача 30 центнер...

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2016 нчы елда үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларында Татарстанның иң алдынгы районнары түбәндәгеләр:

Актаныш - районда игенчелек культурасы югары дәрәҗәдә, аграрийлар ел саен үсемлекчелектә даими рәвештә югары күрсәткечләргә ирешеп килә;

Арча - һәр гектардан уртача 30 центнер һәм аннан күбрәк ашлык җыеп алынган, бәрәңге уңышы 50 мең т артык, мөгезле эре терлекнең баш саны 40 меңнән артык;

Әтнә районы - район үсемлекчелек һәм терлекчелектә лидерлар сафында, мөгезле эре терлекнең баш саны, сөт җитештерү югары темплар белән арта. 8 айда бер сыердан уртача савым күрсәткече - 5436 кг;

Балтач районы - игенчелектә елдан-ел югары күрсәткечләр теркәлә, район - нәселле материал сату буенча лидер;

Зәй - бөртеклеләрнең иң югары уңышы шушы районда - гектарыннан 37 ц га якын. Район терлекчелектә үсеш темпларын арттыра;

Кукмара - терлекчелектә югары күрсәткечләр, шул исәптән үсемлекчелектә нәтиҗәле эшләү нәтиҗәсендә дә. 8 айда җитештерелгән сөт күләме буенча алдынгы - 45,7 мең т (үсеш 15 процент);

Саба - иң инновацион район, биредә терлекчелек һәм үсемлекчелектә алдынгы технологияләр эшкә җигелә, бөртелекләрнең уңышы - гектарыннан 30 ц дан артык;

Сарман - тулаем ашлык җыемы буенча лидерлар бишлегенә керә - 157 мең т дан артык;

Тәтеш - соңгы елларда үсемлекчелек һәм терлекчелектә уңай адымнар күзәтелә, район уңыш күләме буенча лидерлар дүртлегендә;

Тукай районы - бөртекле культура орлыклары белән тәэмин итүчеләрнең берсе, районда кошчылык һәм дуңгызчылык киң таралган;

Буа - иң күп иген суктырылган - 165 мең т дан артык, бөртеклеләрнең уңышы - гектарыннан 32 ц дан артык;

Нурлат - бөртеклекләрнең уңышы - гектарыннан 35 ц, шикәр чөгендерен җитештерү һәм эшкәртүдә нәтиҗәлелек күренә;

Балык Бистәсе - бөртеклеләрнең уңышы - гектарыннан 30 ц дан артык, район ел саен үсемлекчелектә үсеш темпларын арттыра;

Азнакай - тотрыклы төстә терлекчелек продукциясен җитештерү темпларын арттыра;

Мамадыш - сөт һәм ит җитештерү күләмнәрен интенсив рәвештә үстерә;

Минзәлә - ит җитештерү күләмнәренең югары тизлек белән артуы күзәтелә - узган ел белән чагыштырганда 125 процентка үсеш теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай 2016 нчы елда авыл хуҗалыгы тармагында Татарстанның иң алдынгы районнары исемлегенә керде