Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тормышта булган кызык: хәйләкәр төлке

Тормышта булган кызык, кайгысыз чаклар, күпчелек мәктәп, студент елларына туры киләдер. Тормыш булгач, кызганыч хәлләре дә булмый тормый, әлбәттә. Еллар узу белән ул вакытларны искә аласың да, тапканмын кайгырыр әйбер дип уйлап та куясың. ... Алабугада укыган еллар. Кышкы каникулга туктагач, эшләрне бетереп, авылга кайтырга дип соңгы рейска билет алдык....

Тормышта булган кызык, кайгысыз чаклар, күпчелек мәктәп, студент елларына туры киләдер. Тормыш булгач, кызганыч хәлләре дә булмый тормый, әлбәттә. Еллар узу белән ул вакытларны искә аласың да, тапканмын кайгырыр әйбер дип уйлап та куясың.
... Алабугада укыган еллар. Кышкы каникулга туктагач, эшләрне бетереп, авылга кайтырга дип соңгы рейска билет алдык. Кем белән булсам да, билетны никтер гел миңа алырга туры килә иде. Әле озын чиратларда торырга да кирәк бит! Бу көнне дә күрше авыл кызы белән кайтырга туры килде. Бик тә үткен, тасма телле булганга аңа Төлке дип кушамат та такканнар иде. Шулай чират торып билет алдым, автобус китәргә әле бераз вакыт бар. Ул да булмады:
- Әлфинур, билет та ала алдың, молодец та инде үзең! - дип, танышым аркамнан ук кочып алды. Әлеге сүзләргә мин каз мае сыман эредем тә төштем.
- Тагын бер кечкенә генә яхшылык кылчы, - ди бу миңа, күзен дә йоммыйча. - Тамак ачты, пирожки гына алып кил, зинһар.
Вокзалга килгәндә "Кулларым арыды", - дигәч, сумкаларына кадәр күтәреп килгән идем югыйсә. Миннән күргән, миннән күр яхшылык дидем дә, киттем буфетка. Пирожки күтәреп кире килсәм: ул кыз да юк, сумкаларымнан да җилләр искән.
Шул арада тышка атылып чыктым: автобус киткән. Кесәдә бер тиен акча юк, кышкы салкын кич, барыр урын да юк. Инде нишләргә? Ары чабам, бире чабам шулай, Мамадыш якларына кайтучы бер генә кеше дә, машина да юк. Салкын яңакларым буйлап кайнар күз яшьләре ага... Күпмедер вакыттан вокзалга бер машина килеп туктады, кемнедер озатулары икән. Сораша торгач, Кукмарага кайтулары ачыкланды. Безнең авыл аша үтәселәрен белгәч, әй сөенүләр! Әнә шулай бер таныш булмаган кешеләр ярдәме белән туган йортка кайттым.
Икенче көнне иртән-иртүк, кар ерып, теге кыз яшәгән авылга киттем. Әйтер сүзләремне әзерләдем. Көч-хәл белән барып җитеп, капкадан килеп керүгә, танышым мине кочаклаплар алды:
- И, дустым, автобус килгәч эндәшә алмый калдым, сумкаңны калдырсам, урларлар дип курыктым. Әйдә, кер, тәмләп чәй эчәрбез, - дип сүз артыннан сүз "сиптерә" бу.
Бу хәлләрдән соң нинди кереп тору ди, рәхмәт дип кенә әйттем дә, кире 4 чакрым араны кар ерып, авыр сумкамны сөйрәп кайттым шулай...
Әлфинур Галиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тормышта булган кызык: хәйләкәр төлке